Лотфулла Фәттахов – рәссам |
|
|
|
Thursday, 27 September 2012 | Hits : 13472 |
|
Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов – татар рәссамы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Рәссам 1918 елның 27 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылында туа. Казан художество училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан художество фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.
Лотфулла Фәттахов – «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Харис Якупов белән бергә), «Ватан турында җыр», «Игеннәр өлгерде», «Яңа бура», «Яшьлек», «Сабантуй», «Мулланур Вахитов», «Шәһәрдән кайту» һ.б. бик күп картиналар авторы.
Ул 1981 елда вафат була. |
Back
|